ИМАМ и. гар. 1) Мәхәллә башлыгы, өлкән мулла. Бу авылның имамының тырышып кына мәктәп өстерәп барганын да вә халкын да рухани тәрбия итәргә тырышканын мин иптәшләремнән ишетеп белә идем. Ф.Әмирхан. Ул авылга керү белән мәхәллә имамының йортын сорады да, атларны шул муллаларның йортына туктатып, авыл халкын җыярга әмер бирде. Г.Ибраһимов. Ул кеше шул мәхәлләнең имамы икән. Имам күпне күргән кеше икән, безгә күп яхшы киңәшләр бирде. Сөембикә 2) Җәмәгатьне үзенә ияртеп намаз укытучы. Әгәр һәр намазны, җыелып, имам белән бергә укысаң, Биш вакыт – имамны, биш вакыт кыйбланы хәтереңә ал син, ---. Г.Утыз Имәни. Ире хатынына имам булып намаз укыта ала 3) Исламда: берәр дини мәзһәп, юнәлеш оештырган кеше. Мәзһәп имамнары. Хәдис имамнары 4) Ислам дәүләтендә дөньяви һәм дини хакимиятне үз кулында тоткан хөкүмәт башлыгы. 1948 елда [Мисырда] алдынгы офицерлар имамга каршы баш күтәрәләр. Казан утлары 5) иск. Зур җитәкче, юлбашчы. Анда аны мәңгегә Иблис диләр. Газазил дип эндәшергә кушмыйлар. Билгеле, оҗмахта торды ул элек, Бар мәләкләргә имам булган булып. Ш.Бабич |