ИМАЖИНИСТ и. рус Әдәби агымда имажинизм юнәлешен яклаучы, имажинизм тарафдары. Такташ, шигырьнең ритмик төзелешен бетерергә, димәсә дә, аны сөйләүгә җайлаштыру, стиль ягыннан яңарту турында гына сүз йөртсә дә, футуристлар, имажинистлар моны башкача аңладылар, алар, гомумән, ритмик төзелеш бетәргә тиеш, дип чыктылар. Х.Госман. --- ул [К.Нәҗми] татар әдәбиятында туып җитмәгән имажинизмны бетерелгән дип игълан кыла, татарның дөньяда булмаган имажинистлары исеменнән берүзе манифест яза. Г.Нигъмәти



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә