ИМАЖИНИЗМ и. фр. Россиядә 1920 еллардан соң футуризм поэтикасына нигезләнеп барлыкка килгән, образны – мәгънәдән, сүзне эчтәлектән өстен санаган, рифма, сүз уйнатып, чынбарлык белән бәйләнеше булмаган образ, метафорага корылган сурәт тудыруны максат итеп куйган әдәби агым. Син әйтәсе фикерләреңне ачык итеп, башкалар аңларлык итеп әйтергә тиешле. «Имажинизм» дип, модага ияреп, үз талантыңны үзең бозып йөрү килешми. Г.Мөхәммәдова. Кави Нәҗминең имажинизм лозунгысын күтәреп чыккан вакытлары бар иде. Г.Нигъмәти. Егерменче елларда татар поэзиясе өлкәсендә футуризм, имажинизм күренеп үтте... Х.Госман |