ИМ и. 1) Ырым, им-том. Шуннан беркөнне базарда имче карчыкны очраттым. Бер такта чәй алып бирдем, бер тәңкә акча бирдем. Ходайның хикмәте, шул карчыкның име шифалы булып чыкты. М.Мәһдиев. Ул чагында ул яшьрәк иде һәм аңа бернинди яшәрткеч им сулары кирәкми иде. Н.Фәттах. Имеш, анда [аптекада] «сукырайта торган, баш авырттыра торган, эч күптерә торган, сару кайната торган вә башка төрле дарулар сатыладыр. Шунда ук сөйдергеч имнәре, боздыргыч тылсымнары ---» [сатыла]. Казан утлары 2) Төрле авырудан арындыра торган дәва, шифа; дару. Миңа көче җитмәгәч, гөнаһсыз балаларга алынган Сәрбия. Йорт саен кереп, им биреп йөрдем үзләренә. Н.Гыйматдинова. Шунда Зөләйха кулына Вишневский мазеның име килде, кулы төзәлде, җөйләнеп торган эз генә калды... А.Гыйләҗев. Монысы Чишмәгә авылдан гына да түгел, мари ягыннан ук килгән иде, чире дә хәтәррәк, шуңа им эзләве икән. К.Тимбикова 3) Мөмкинлек, җай; әмәл, чара. Ике дус дошман булмас, булса, аңа им табылмас. Мәкаль 4) күч. Кирәкле, мөһим, зарури, әһәмиятле, мәҗбүри нәрсә. – Сез тау-тау өеп куйган ук, сөңге сапларына ярый ла тимер җиткереп булса! – диде Тәгин углан. – Тимер генә им түгел! Тимер җитмәсә, таш, сөяк куярлар, – диде --- оста. Н.Фәттах. Моннан 5 ел элек казчылык бик отышлы иде әле. Бәяләр дә тәмам бәйдән ычкынмаган, катнаш азык заводлары да яхшы эшли. Хәзер акчага – им, казларга җим җитми башлады. Идел 5) күч. Дәва, котылу юлы. Ялкауның име – тырышлык. Мәкаль ◊ Имгә дә, имгә дисәң дә к. им өчен (дә). Безнең бу якларда ләкләк дигән ул сәер кошны имгә дисәң дә таба алмассың, белмим, берәр адашканы ялгышып килеп чыкмаса. Ф.Хөсни. Монда бит имгә дә юк ул сандугач кошчыгы. Г.Әпсәләмов. Имгә калган Им-том белән дәваланып кына яшәп торган, саулыгы булмаган. Имгә калган – имгәкле. Мәкаль. Имгә килү Холык-фигыле яхшыру, әйбәтләнү, рәтләнү. Чирттеме, юкмы, шулай да Зөлкаршин имгә килә башлаган шикелле иде. Х.Камалов. Имгә эзләсәң дә к. им өчен (дә). Имгә яраклы (ярарлык) 1) Нинди дә булса үзгәлеге белән аерылып торган, башкаларга охшамаган; нинди дә булса эш өчен файдалана алырлык. Төрле тип вагоннарны, --- таккан чуар составта кемнәр генә юк: --- коралы үзендә, аш кашыгы итек кунычында булган «бөтенесенә әзер» гвардеецлар – имгә яраклы халык без монда. Ф.Хөсни; 2) к. им өчен (дә). Бөтен тарафтан хуш ис – алма, чәчкә исләре аңкый, фирүзә күктә имгә ярарлык бер болыт әсәре күренми. Т.Әйди. Имгә яраксыз Бернәрсәгә дә ярамый торган. Имен бирү сөйл. сир. 1) Тиргәү, шелтәләү. Мин ул юньсезләрнең имен бирим әле, менә битсезләр. М.Фәйзи; 2) Кыйнау, җәзалау. Имен табу 1) Дәвасын, шифасын булдыру; 2) Чарасын, әмәлен, хәйләсен табу. Берәр имен тапты ахры, тәмәкегә акча сорамый башлады, дип, Фатыйма сөенечен уртаклашты. Заман. Им өчен (дә) «Бик аз гына», «бөтенләй», «бернинди дә», «бернигә дә» дигән мәгънәләрне белдерә. Әнә табып карасыннар хәзер им өчен хет бер генә төнбоек чәчәген. Табарсың бар. Г.Шәрәфи. Безне Чепья сыйлый: өстәлдә тезелеп киткән «Боржоми». Шәһәрдә аны им өчен дә таба алмыйсың. М.Мәһдиев |