ИЛЧЕЛЕК и. 1) Илче вазифасы, илче булу. Һәм, күп тә үтми, мине казыйлыктан алдылар, бабаң илче итте. Мәгәр илчелектә дә озак тора алмадым, ---. М.Хәбибуллин. Иллә бабаң барыбер ханбикәсенә каршы сүз әйтә алмады, яңадан илчелеккә җибәрмәде. Н.Фәттах

2) Бер дәүләтнең икенче дәүләттә тышкы һәм халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүче илче (3 мәгъ.) җитәкчелегендәге дипломатик вәкиллеге. Хәлифә, бу төньяк төркиләр хөкемдарының гозеренә колак салып, Болгар иленә бер илчелек җибәргән, ә илчелекнең сәркатибе Әхмәт бине Фазлан исемле кеше булган. Г.Баттал. Лондонда вакытта ук безнең илчелек вәкиле әйткән иде – без аның белән тиз дуслаштык, әйбәт кеше ---. М.Мәһдиев. Аларда [документларда] шулай ук татар ханнары, дәүләт эшлеклеләренең дөньякүләм контекстта мәмләкәт белән идарә итү ысуллары: ярлыклар, --- аша чит ил хөкемдарларына үзләрен таныту, --- илчелек, сәүдә-икътисади вазифаларын үтәргә омтылулары ярылып ята. Сөембикә // Шул вәкиллек урнашкан бина. Аннары туристларны Совет илчелегенә алып керделәр. С.Сөләйманова. Беслан фаҗигасе, балалар рухы өчен, Россия илчелеге бинасына кочак-кочак чәчәкләр, уенчыклар китерәләр, пластик шешәләрдә су алып киләләр. Йолдыз

3) Ниндидер бер максат белән җибәрелгән вәкилләр төркеме. Ныгытма диварлар янына Аксак Тимер гаскәрләренең илчелеге тираннан солых хаты китергән иделәр. --- илчелек Үргәнечнең сугышсыз бирелүен таләп итте.... Ф.Яхин. Казанлылар, корылтайның үз дәүләтләре өчен һәлакәтле карарын гамәлдән чыгарырга дип, Мәскәүгә илчелек җибәрә. Татарстан тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә