ИЛЧЕ и. 1) Мөһим йомыш белән яки нинди дә булса эшкә арадашлык итү өчен кая да булса җибәрелгән кеше, арадашчы. [Маһисәрвәр:] Шундый ачлыктан җәфа чиккән михнәтле елларда кызыбызны дәрәҗәле мәктәпкә --- Фәһим мөгаллим илтеп урнаштырды инде, рәхмәт төшкере! Фәһим, уңайсызланып, кузгалып куйды. – Мин илче генә булдым, Маһисәрвәр апа. Г.Бәширов. – Илчегә үлем юк, – дип башлады Ниса сүзен, – мин, Дилә туганым, синең белән бик ныклап сөйләшергә телим!.. А.Гыйләҗев. – Һай, бу Хәсәнне ничек кире сүрелдерергә инде, – диде Гомәр агай, --- Нәкый агайны илче итеп карыйк, бәлки ул күндерә алыр... М.Мәһдиев // Ике арада йөрүче, йомышчы; курьер. Еш кына редакция белән типография арасында илче дә (гади тел белән әйтсәң, курьер да) үзем. М.Максуд. Бүген инде менә шул укучы үзе балигъ булган яшьләр арасында илче сыман... Б.Камалов. Шулай да син минем иң якын, иң кадерле кешем булганлыктан, ике арада илче йөртәсем килмәде. Г.Бәширов 2) Капма-каршы юнәлешле якларның берсе тарафыннан икенчесенә сөйләшүләр алып бару өчен җибәрелгән вәкил; парламентёр. Урыслардан илчеләр килгән. «Ханыгызны, карачы, морзаларыгызны, бәйләп, безгә китерегез, сезгә берни дә булмас», – дип әйткәннәр, ди. Ф.Латыйфи. – Илчегә үлем юк! – дигәннәр борынгы төркиләр. ...Ә бит моңа кадәр Төрки Болгарына килгән илче һәрчак исән-имин кайтып китәр иде. М.Хәбибуллин. – Күрән бине «башлы, белекле» дип сөйләгәннәрие, чын булмады бу, – диде илче карт. – Илчегә үлем юк. Без сиңа әйтергә кушылганны гына әйттек. Н.Фәттах 3) Югары дәрәҗәле дипломатик вәкил; илнең мәнфәгатьләрен яклаучы дәүләт хезмәткәре. Илчеләр хисләрен яшерә белергә тиеш. Алар ил, дәүләт файдасы хакына шәхси мәнфәгатьләреннән баш тарта. Ф.Латыйфи. Илчеләргә дә бит үлем килә, Һәлакәткә очрый яучылар... С.Сөләйманова. Үзәк разведка идарәсенең техник җиңүләре инде 1945 елда ук, Ялта конференциясе вакытында --- башланган. Юлдаш 4) диал. Димче. Егет белән кызның ата-аналары арасында илче булу 5) иск. дини Алла теләген, Алла ихтыярын кешеләргә алдан хәбәр итүче, төшендерүче; рәсүл; пәйгамбәр. Җир йөзендәге бар кавемнәрне яраткан, юктан бар иткән Аллаһы Тәгалә бер булса да, аңа табыну, инану, үзеңне рәхимле һәм мәрхәмәтле шәфкать иясе Бөек Алланың җирдәге бәндәсе һәм илчесе итеп тою, --- – бөтенләй башка нәрсә. Ф.Латыйфи. Алмыш хан ислам динен дәүләт дине итеп кабул иткәч, ыру-кардәш субашларны: «Алла биргән кодрәт белән мин сезне юк иттерәм!» – дип яный. Ягъни үзен Аллаһы Тәгалә илчесе итеп күрсәтмәкче була. М.Хәбибуллин. Тәүбә, диген! Тиңләмә мине Алла илчеләренә, әй кем, исемеңне дә әйтмәдең бугай? Н.Гыйматдинова 6) күч. Билгеле бер кешеләр төркеме, кешеләр эшчәнлегенең берәр тармагы исеменнән эш йөртүче вәкил 7) күч. Кайсы да булса халык вәкиле буларак чыгыш ясарга лаеклы әдәби-мәдәни иҗат әсәрләре. Бөек Кытай илендә һәм халык демократиясе илләрендә, Франциядә һәм тагын бик күп илләрдә Муса Җәлил шигырьләрен татар совет культурасының лаеклы илчесе дип --- каршы алдылар. М.Максуд 8) күч. Хәбәр китерүче, хәбәрче. Ләкин кырыслык арасында ул [Такташ] лиризм чишмәсен кертеп җибәрә: әсәрнең кереш өлешендә без шагыйрьне төнлә өстәл янында, шәм яндырып, «таң илчесе» булган «зур төн хакында», ягъни Октябрь төне хакында язып утырган хәлдә күрәбез. Х.Госман. --- йомры таш яныннан җиләк ага иде! Теге бичара мөсафир өзеп-өзеп суга ташлый иде аларны... Әллә мәмрәп пешкән җиләкләрне каргышының илчеләре итеп аска озатып каламы? А.Гыйләҗев. Җәй иленә көздән илче булып, Җил әфәнде килде. Х.Ширмән |