ИЛҺАМЧЫ и. 1) Илһам бирүче кеше. Чөнки Рухия – аның якты маягы, илһамчысы, шатлыгы, бәхете ләбаса! В.Нуруллин. Кем лирикка илһамчы, кем – сатирикка... Ш.Галиев. Шагыйрьләргә тик илһамчы син, Татар кызы?! Күпме ярасын Бәйләдең илнең! Р.Батулла 2) Көчле хисләргә этәргеч бирүче, дулкынландыручы. Моннан соң, «нәфрәт» дисәләр, хәтеремә кара күләгә булып шушы көн, шушы көннең илһамчысы булып Мәүлиха апа иңәр!.. А.Гыйләҗев. Кит син дә, илһамчы ярым! Кит! Кирәкми беркем дә, берни дә! Р.Фәйзуллин |