ИЛҺАМСЫЗ с. 1. Рухсыз, дәртсез. – Иптәшләр, – диде Ольга Матвеевна, илһамсыз һәм ялкынсыз коры тавыш белән, – бу урында --- Лермонтов белән --- отставкадагы майор Мартынов арасында дуэль булган. Г.Мөхәммәтшин. Иҗатның илһамлы, канатлы чагы турында сөйләргә яратабыз. Илһамсыз вакытны сиздермәскә тырышабыз. Ш.Галиев

2. рәв. мәгъ. Дәртләнмичә, рухланмыйча. Илһамсыз һәм рухсыз гына шигырь язу Яратмаган хатын белән тору кебек. Г.Афзал. [Тукай:] --- Бу чәчәккә карасам, авыру чагым булса, савыгам... Илһамсыз каңгырып йөргәндә, иҗат дәртем уяна. Р.Батулла. Илһамсыз, ягъни теләгең булмаганда язарга утырып, бервакытта да күңел газабы кичергәнеңне хәтерләмим. Э.Шәфигуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә