ИЛҺАМЛЫ с. 1) Илһам белән сугарылган, җанлы, дәртле, күтәренке рухлы. Ул [яшь каен] йомшак кына искән җилдән дә тәрәзәгә таба иелә, әйтерсең лә аның да шаулап торган кара урман турындагы илһамлы җырны ишетәсе килә. М.Хәсәнов. Матур йөз – табигать рәссамның иң гүзәл казанышы. Ни өчен адәм баласы гүзәл сыннарны, илһамлы илаһи йөзләрне музейларга гына барып карарга тиеш?! А.Гыйләҗев. Бөек шигърият мине яшәргә рухландырды, илһамлы иҗатка этәрде. Юлдаш

2) Илһам уяткан, илһам биргән. Илһамлы кич



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә