ИЛҺАМЛАНУ ф. 1. Эшкә, иҗатка теләк, дәрт тою, илһам алу, рухлану. Мин гашыйкмын сиңа – серем ачык, Илһамландым синең яктыдан. Г.Габдулла. Һәм ул [мәхәббәт] башка хисләр арасында аерым бер хис кенә түгел, --- әйтерсең лә ул барлык хисләрнең сүнмәс илһамлануы, аларның дөрләп януы ---. Тигез гомер итегез! 2. илһамланып рәв. мәгъ. Күтәренке күңел белән, рухланып, дәртләнеп. --- мөдирнең күңеле булды, көлеп җибәрде: – Эш шуңа терәлеп калса, без сезгә ярдәм кулы сузабыз, барыгыз, ял итеп, илһамланып кайтыгыз. С.Сөләйманова. Кыз илһамланып сөйли башлады. М.Маликова. Илһамланып кул болгаучы дирижёрның таягын тартып алды да, залга таба борылып, нәзакәтле генә баш игәч, шашынып, бөтен гәүдәсе белән калтырап, ике кулын да селтәргә тотынды. Р.Вәлиев Илһамланып алу Кыска гына вакытка, аз гына илһамлану Илһамланып йөрү Әле, хәзерге вакытта илһамланган халәт кичерү Илһамланып килү Озак вакытлар дәвамында илһамлану, даими илһамланган халәт кичерү. Бу кечкенә мәкаләмне язар алдыннан, мин, Гомәр ага Бәширов һәм аның иҗаты турында бик күп кенә уйланып, ничектер илһамланып килдем-килдем дә, кәгазь-каләм алып язарга гына утыргач, кинәт куркып икеләнә калдым. Х.Сарьян Илһамланып китү Ниндидер бер этәргечтән кинәт кенә дәртләнү, рухлану, илһамлану. – Менә болай! – Гамил, ихласланып вә илһамланып китеп, куллары белән тубыкларына кадәр төшеп күрсәтте. Ф.Яхин. Шигырьләр күп укылды бу арада. Алар йогынтысында үзем дә илһамланып киттем, ---. М.Маликова. Сәетҗан бабай бу вәгазьләрне Искәндәр белән Улинәгә ихлас күңеленнән сөйли. Аның тирән җыерчыклар баскан йөзе тәмам илһамланып, яктырып китә. Р.Фәизов Илһамланып кую Кинәт илһамлану |