ИЛҺАМЛАНДЫРУ ф. Илһам бирү, рухландыру. Җанын сулкылдатып торган очу-йөзү дәрте, адәми затның акыл-зиһен эшчәнлеген котыртып, илһамландырып, җилкәнле кораблар, очкычлар ясауга китергән. М.Галиев. Алар – безнең күкләргә чөелгән идеалыбыз, безне ымсындырып, төшләргә кереп чакырып, илһамландырып, өндә батырлыклар кылдырып ир-егет иткән хыялыбыз! Р.Харис. Замананың күз уңында торган бу ике шәхес аркадаш булмасалар да, бер-берсен илһамландырып, --- бер-берсенең сулышын тоеп яшәделәр. Н.Нәҗми

Илһамландыра бару Торган саен ныграк илһамландыру

Илһамландыра килү Элек-электән, даими, һәрвакыт илһамландыру. И.Юзеев поэзиясенең халыкчан сыйфатлары – тирән моң, лиризм, фикер-хис бөтенлеге, форма төгәллеге – композиторларны да даими илһамландыра килә. Р.Даутов

Илһамландырып җибәрү Кинәт илһамлану хәленә китерү. Хәтта соңгы вакытта авырган Газизне дә кодрәтле музыка әнә илһамландырып җибәрде ---. Ә.Салах. Киресенчә, һәрчак инсафлы, түбәнчелекле, әдәпле булырга тырыша. Бу сыйфатлары аны тагы да илһамландырып кына җибәрә. Д.Бүләков

Илһамландырып тору Әледән-әле яки даими илһамландыру. Хәзер менә авыр сугыш елларында да дәрт биреп, илһамландырып торган якты өмет --- сүнә барган кебек сизелә иде. Г.Бәширов. Мондый көрәш романтикасы драматургияне дә илһамландырып торды ---. А.Әхмәдуллин. Миңа атап җибәргән җылы, ягымлы сүзләрдән торган шигъри хаты әле дә булса җылытып, илһамландырып тора. Ф.Чанышева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә