ИЛҺАМ и. гар. 1) Күңелгә салынган чиктән тыш дәрт, ашкыну, рухланыш, күңел күтәренкелеге. Кулга – көч, йөрәккә илһам саласың. Сихерле, серле нур – синең карашың. Л.Ихсанова. Илһам – ул күңелдә бара торган көрәшнең дәвамы... Илһам – ул үз янәшәңдә халкыңны тою... Илһам – ул син хезмәт итә торган халыкның җылы кулы, назы... А.Гыйләҗев. Уйнау да илһам эше. Бер дәртләнгәч, бер, ничек дим, иң кирәк кылын тотып алгач, музыка үзеннән-үзе бик табигый, бик җиңел уйнала. Ә.Еники 2) күч. Эшкә, иҗатка көч, дәрт, рух чыганагы. Син аңа илһам булырсың. Аның каләменнән тагы да матуррак юллар түгелер. М.Фәйзи. Туган як шагыйрьгә бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы, лирик тойгылар чыганагы булып хезмәт итә. Н.Юзиев. «Алсуланган Әлмәт төннәре»ннән, «Ак куаклар күләгәсе»ннән Туфан җанындагы романтик Янарҗан Искәндәрне көненә берничә шигырь – җыр тудырыр дәрәҗәдә үзенә табындырган, --- һәр сулышын илһам чыганагы итеп бәяләгән Тәнәкә... Сөембикә ◊ Илһам ачылу Кинәт дәрт килү, рухлану. Көлке рәсемнәр ясыйм. Барыйның да илһамы ачылып китте. М.Әмир. Илһам килү Көтмәгәндә, кинәттән рухлану, илһамлану. Бу сүзләрдә ул [Дәрдемәнд] соңыннан бер бөтен шигырь булып үсәчәк шигырь орлыклары күргән. Ихтимал, илһамы килгәндә табигый рәвештә табылып торган сүзләрне соңыннан тулыландыру нияте белән язып куйгандыр. Н.Юзиев. Күз алдыңа китер: сиңа илһам килгән вакыт, хыялыңа чумып, ялгызлыкның кадерен белеп кенә утырасың, шул вакыт кухнядан гап-гади тавыш ишетелә. М.Галиев. Илһам килүнең сере дә, ачу-нәфрәт хисенең, үз-үзен туендырып, кинәт кабарып китүе дә нәкъ шуның белән аңлатыла. Э.Баркер. Илһам ташу Дәрт, күңел күтәренкелеге чиктән тыш булу. Шагыйрь, илһамы ташып торганда, иң әүвәлге караламаларына әле тулысынча шигырь булып ук оешып бетмәгән беренче фикерләрен һәм шул фикерләрне йөртүче рифмадаш сүзләрне теркәгән. Н.Юзиев. Илһам чишмәсе шигъ. кит. Иҗат дәрте, иҗатка омтылыш; көч, рух бирә торган чыганак. Чакырылмаган кунаклар китеп, бүлмәсендә тынычлык урнашкач та, Тукай эшкә кереште. Бу көннәрдә аның илһам чишмәсе челтерәп кенә түгел, гөрләп, ургылып ага иде. А.Расих |