ИЛХАН и. бор. 1) Хан улы. Истәлекче, яз. Эт елында мин, Бөек Болгар ханы Кубрат, үземнең җәйләүләремне илханнарга бүлеп бирергә булдым. М.Хәбибуллин. Манарада Кубрат ханның тамгасы бар. Ә инде угланы илхан Кодрак, бу төбәкләргә күчеп килгәч, манара янына кәрвансарай салдырган. М.Хәбибуллин

2) Падишаһ, хөкемдар. Илхан булырга теләүче Пугачёвны --- генерал Михельсон Казаннан тотып кайткан, имеш. Борынгы татар әдәбияты. Алтын Урда илханнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә