ИЛҮМӘ’ КИЛҮ ф. сөйл. Үзара аралашып, шаулашып әвәрә килү; буталу, кайнашу. Анасы әүвәл татарга, аннан соң кызга, аннан соң дәхи татарга бик дикъкатьләп карады: – Хәзер татар егетләренең эте-бете – һәммәсе марҗа белән илүмә киләләр, – диде. Ф.Әмирхан. Ул заманда ире-хатыны бергә илүмә килеп бетәләр иде. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә