ИЛ-УМАЧ рәв. 1) Бик дус булып, якыннан аралашып. --- ә теге кызый зур калада әллә ниткән шәп егетләр белән ил-умач килеп, аудиторияләрдә бергә утыра, чыркылдаша, уйнаша, көлешә иде. М.Мәһдиев 2) күч. Бәргәләп, суккалап, тукмап, кыйнап. Малмыж төрмәсендә утырганда, мин аларның өчесен дә ил-умач итеп бәргәләп ташлаган идем. Р.Сибат. Хәйрулла абзыйның үз малае белән Бибиҗамалга ияреп килгән малай көннәрдән бер көнне ике яшьлек Гафурны --- чирәмне ник юешлисең, дип, ил-умач китереп кыйнап ташлыйлар. М.Мәһдиев |