ИЛТҮ ф. 1) Кулыннан тотып, күтәреп яки утыртып кая да булса алып бару. Ахияр идарә членнарына аерым-аерым эш йөкләде: берәүләр – ашханә ягын хәл итәргә, икенчеләр – вагонеткалар китерергә, өченчеләр күчмә ремонт машинасын шунда илтү өчен җаваплы булдылар. М.Мәһдиев. Алдан бата-калка энем бара, аның артыннан – мин... Ләкин таш шикелле төпкә китмибез әле, чөнки көчле агым үзе безне күтәреп, уйнатып кына илтә дә илтә. Ә.Еники. Сөембикә белән улын илтеп биргәндә, Казан шәһәре һәм ханлыкның Болынлык ягы (Идел елгасының сул ягындагы җирләр) әлегә Мәскәү хакимияте астына төшмәгән иде. Г.Баттал 2) Билгеле бер җиргә алып бару. --- Шәмси никадәр авылга – әтиләренә генә кайтырга теләсә дә, Анна Васильевна бөтен көчен-куәтен кымызга илтергә сарыф итте. Г.Исхакый. Шәһәр үзәгенә илтә торган троллейбуста Зөлфә чал чәчле апаны күздән ычкындырмаска тырышты. М.Маликова. Җәннәтнең үзендә булудан да бигрәк, аңа илтә торган юллардан бару рәхәттер. Сөембикә 3) кит. Берәр нәрсәгә сәбәп булу, шуның аркасында килеп чыгу; берәр хәлгә китерү, авырлыкка дучар итү. Яшь чагында Гөлфия дә беркатлы кыз бала иде. Әнә шул сыйфаты аны упкынга илтте бугай. Н.Гыйматдинова. Ә нилектән сула, кибә соң ул [Наил]? Һәлакәткә илткән сәбәп нидә? Д.Гайнетдинова. Ул юлларның һәммәсе матур, һәммәсе мавыктыргыч. Тик кайсының бәхеткә илткәне генә билгесез. Ф.Яруллин 4) күч. Көрәштә, эштә юл күрсәтеп, юнәлеш биреп, артыннан ияртеп бару, әйдәү, җитәкләү. Батыр егет! --- Илт син безнең егетләрне яуга! М.Җәлил 5) күч. Нәрсәгә булса да ирешү, берәр теләкне, уйны тормышка ашыру, эшне башкарып чыгу. Ләкин бу сыйлаулар, бүләкләр һәм өстенлекләр максатка бик тиз генә илтеп җиткермиләр. Г.Баттал Илтеп бетерү Барысын да илтү Илтеп җиткерү 1) Вакытында, соңга калмыйча, билгеләнгән урынга кадәр илтү. [Мөдәррис] Юл буе дәшмәде, баранка өстеннән башын алгарак сузып, тизрәк Зәйтүнәне илтеп җиткерергә тырышты. М.Маликова 2) күч. Берәр кеше өстеннән әләкләп өлгерү, берәр кеше турында кемгә дә булса барып әйтү, сөйләү. Кайсыдыр каһәре аларга минем урларга теләвемне илтеп җиткергән. А.Шамов Илтеп кую Тиешле урынга, билгеләнгән җиргә кадәр илтү. Теге таксиның шофёры да шунда тора. «Туган, – дим, – Һади Такташ урамына илтеп куй әле». М.Маликова Илтеп ташлау 1) Кемне дә булса үз теләгеннән, ризалыгыннан башка, каядыр илтеп шунда калдыру. Әмма ләкин бер атнадан соң ук кулга алындым, элекке сәүдәгәр Набков фатирында урнашкан ЧЕКА подвалына илтеп ташладылар. Г.Баттал. Беренче курсны тәмамлагач, сезне бик еракларга илтеп ташларга була, сез инде адашып йөрмәячәксез, ачтан үлмәячәксез. М.Маликова 2) Тиз арада илтеп ыргыту |