ИЛТИФАТСЫЗЛЫК и. 1) Игътибарсызлык, игътибар итмәүчәнлек. Өлкәннәр сүзенә илтифатсызлыкның олы гөнаһ икәнен белгән Санька үзе белән берни дә эшли алмый ---. Ф.Латыйфи. Тукайның бу сәер карары ике сәбәп белән аңлатылса кирәк. Беренчесе – Габдулланың үз шәхси тормышын үзгәртү мәсьәләсендә илтифатсызлыгы дип әйтергәме, әллә иренчәклек яисә карарсызлыкмы, ---. И.Нуруллин. Кызлар бу кадәр илтифатсызлыкка рәнҗеп чыгып китәрләрме дисәм, дәррәү миңа ябырылдылар ---. Н.Әхмәдиев 2) Ихтирамсызлык, хөрмәт итмәүчәнлек. Үз кайгысына карата, үз теләкләренең җимерелүенә, гомумән, үз шәхесенә карата аның шундый илтифатсызлыгын күреп, Исламның чын-чынлап хәтере калды. Н.Фәттах. Тактсыз мөгамәлә, --- әти-әнисенең әбиләренә карата илтифатсызлыгы, кагыйдә буларак, балаларына да «йога» ---. Юлдаш 3) Ис китмәүчәнлек. Матурлыкка илтифатсызлык күрсәтү |