ИЛТИФАТСЫЗ с. 1. 1) Игътибарсыз; игътибарга алмаучан, дикъкать итмәүчән, әһәмият бирмәүчән. Мин, гадәтемчә, башкалада ишеткән мәзәкләрне сибәм, ә ул никтер илтифатсыз. Р.Кәрами. Авыруларның кайберләре өс-башка илтифатсыз булып китә ---. Юлдаш 2) Ихтирамсыз, хөрмәт итмәүчән. Бәлки, шәһәр транспортындагы кондуктор сурәтемә игътибар белән карамас та, әмма бу миңа илтифатсыз мөнәсәбәт күрсәтергә ярый дигән сүз түгел бит әле. Сөембикә 3) Ис китми, гаҗәпләнми торган. Ул илтифатсыз, бераз караңгы йөз белән синең язмаларыңны алып кала. Г.Ибраһимов 2. рәв. мәгъ. 1) Әһәмият бирмичә, игътибар итмичә. Шамил аның бу кыланышларына илтифатсыз калды, актан да, карадан да җавап кайтармады. З.Фәтхетдинов. Зәвилә кунакны өрмәгән җиргә утыртмаска тырышса да, Гегель Әфләтүнович, аны илтифатсыз гына эчкә үткәреп, аңа дүрт бүлмәле фатирын күрсәтергә ашыкты. А.Хәлим. Шәһәрнең үзәк урамыннан, гадәтемчә, каршыга агылып килгән кешеләргә күз салмыйча, илтифатсыз гына бара идем... М.Галиев 2) Ис китмичә, артык гаҗәпләнмичә. – Син нәрсә әйтерсең икән? – дигән соравына да, илтифатсыз гына: – Ярар, – диде. Г.Галиева. – Ә сез – тел бүлегендә укучы студентка! – диде ул [Атлас], илтифатсыз гына. Г.Рәхим. Телеграф тасмалары китергән сүзләр тикшеренүчене йомшартмадылар. Ул, илтифатсыз гына: – Аттан ала да туа, кола да туа, диләр, – дип нәтиҗә ясады. Ш.Рәкыйпов |