ИЛТИФАТЛЫЛЫК и. Илтифатлы булу сыйфатлары. Илтифатлылыкның да чиге булырга тиеш бугай. Нәрсә әле, Гәүһәрия җиңел машина ишеген үзе ачып чыга алмаслык нечкәргән җанмыни?! Д.Гайнетдинова. --- авыл кешеләренең капка төбендә яисә шәһәр кешеләренең самавыр янында гәпләшеп утыруы безнең халыкта җан тынычлыгын һәм илтифатлылыкны --- үстерде... Тигез гомер итегез! |