ИЛТИФАТЛЫ с. 1. 1) Хөрмәт итүчән, олылаучан, ихтирам күрсәтүчән. Башка берәүләр булса, су чәчрәтеп, кызларның җелекләренә үтәләр. Ә Җантимер алай итми: бөтен кешеләргә илтифатлы иде. Ф.Яхин. Алар янына пөхтә киенгән бер егет килеп, илтифатлы гына гафу үтенде. М.Хәсәнов. Хатыннарына карата нәзакәтлерәк һәм илтифатлырак булсалар, --- хатын-кызда хатын булу хисе тизрәк уяныр иде. Юлдаш 2) Игътибарлы, дикъкатьле. Корректура укуда илтифатлы булырга кирәк 2. рәв. мәгъ. Игътибар белән, дикъкать белән. Рәмзия Зөбәйдә сөйләгәннәрне илтифатлы тыңлый, үзенең фикер иләгеннән үткәрә ---. Б.Камалов |