ИЛТИФА’Т ИТҮ ф. Игътибар итү, дикъкать итү. Өенең башын тимер белән яптыру, буяу вә башка җирләрен матурлау кебекләрнең һичберенә илтифат итмиләр иде. Г.Ибраһимов. Ирләрнең кулларында тәсбих. Шуны тартып, бернигә дә илтифат итмичә, тыныч кына баралар. Сөембикә

2) Игътибарга алу; кирәкле, зарури дип санау, әһәмият бирү. [Зәйнәп] Боларның бу сүзләрен әһәмияткә алмый, халык сүзенә илтифат итми. М.Гафури. --- икенче бер сәбәп карак мулланы бу сүзгә илтифат итәргә мәҗбүр итте. Г.Ибраһимов

3) Олылау, ихтирам итү, ихтирам белән карау. Рәхмәт, һәрберегез илтифат итеп килгәнсез. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә