ИЛТИФАТ и. гар. 1) Игътибарлылык, ягымлылык, ихтирамлылык. Дасаев, --- бу сәер юлдашлары аның һәр хәрәкәтен хәтерләрендә калдырырга тырышып, үзенә сокланып карап торганнарын күрә иде. Мондый илтифатны ул әле беркайчан да тоймаган иде. Р.Мирхәйдәров. – Илтифатыгыз өчен рәхмәт, дәвам итсәгез, хәерлерәк булыр, – дисә дә, Комзинаның күңелен һаман кибет хәлләре кытыклап тора иде. М.Насыйбуллин

2) Кадер-хөрмәт, зурлау, олылау. Кызның миңа кылган илтифатына көнлиләр... М.Гафури. Кабык өстенә корама юрган, корама юрган өстенә мәетне аягы белән ишеккә таба каратып салды һәм, җил-буран керерлек урын калдырмыйча, илтифат белән төрде... А.Хәлим. Популярлашып киткәч, эшләр җайлана төшкәндер: кая гына барсаң да таныйлар, сиңа хөрмәт, илтифат күрсәтәләр... Юлдаш

Илтифатка алу Игътибар итү, исәпкә алу, кирәкле, зарури дип санау. Мин сөйләгәндә сызгырсалар да, һич илтифатка алмадым. Ш.Мөхәммәдев. Илтифат ясау Хөрмәтләү, олылау, зурлау. [Көтүче] Кунакка илтифат ясады. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә