ИЛТЕР и. 1. 1) Бөдрә йонлы бәрән тиресе. Кулына бер дистә илтер тотып --- йөрүче Касыйм маклерлары да килде. Ш.Мөхәммәдев 2) Каракүлнең бер төре: бөдрә йонлы бәрән тиресен махсус эшкәртеп ясалган мех. Биш-ун ел әүвәлге кебек бу ел да --- мех, илтер белән сәүдә кылучы Кирман (Касыйм) мөселманнары да буялган илтерне буялмаган дип саталар иде. Ш.Мөхәммәдев 2. с. мәгъ. Шундый мехтан тегелгән. Илтер бүрекләрне ирләр кияр, мамык эшләпәне кем кияр. Җыр. Баскычта илтер кырыйлы кубанка һәм пөхтә генә шинель кигән, --- бер кеше басып тора иде. Х.Камалов. Кышын да, җәен дә --- зәңгәр чалбар, башына бөлгән алпавыт сәрхүш чагында бүләк иткән илтер бүреген киеп йөрер. И.Тургенев |