ИЛ-СУ җый. и. сөйл. 1) Туган як, туган төбәк, йорт-җир. Бу эшкә ул [Сәлим хан], күрше-тирәләреннән җәберләнеп, я булмаса бөтенләй тар-мар ителеп, ил-суларыннан куылып җибәрелгән, туган ил-җирләрен ташлап, Болгарга килеп сыенырга мәҗбүр булган кыпчак ыруларын кабул иткәч кереште. М.Хәбибуллин

2) Авыл халкы, халык. Ул, дөрестән дә, кызын әнә шундый баерак кешегә биреп, байлар белән аралашып, картайган көнендә, улыннан булмаса, кызының игелеген күреп, ил-су алдында дәрәҗәгә менеп калырга омтыла иде. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә