ИЛСӨЯР с. 1. 1) Ватанына, туган иленә, туган җиренә, туган халкына мәхәббәт һәм тугрылык белән сугарылган; патриотик. Башкортлар сугышчан һәм илсөяр бер кавем булу белән бергә, --- кайбер вакыт үз халкына зарарлы хәрәкәтләрдән дә саклана алмаганнар. Г.Баттал. Хикмәт җәлилчеләрнең батырлыгына дан җырлау гына түгел, төп максат – киләчәк буыннарда Җәлил кебек ватанчыл, илсөяр тойгылар тәрбияләү, аларны чын кешеләр итеп үстерү. Р.Фәйзуллин. Кискен, ярсулы көрәш барган бүгенге заманда, капма-каршы идеологияләр бәрелеше кызган бер чорда илсөяр җанлы Ир дә, ягъни лирик герой да, замандашлары белән бергә, алгы сафта атлый. Казан утлары 2) Туган илне яратуны һәм аңа бирелгәнлекне белдергән, патриотик хисләр белән сугарылган. Илсөяр хикәяләр 2. и. мәгъ. Үз Ватанын, туган илен, үз халкын яратучы, үз Ватанына, үз халкына тугры кеше; Ватанпәрвәр, патриот. Илсөяр булу – һәрберебезнең изге бурычы |