ИЛЛЮСТРА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) Язманың эчтәлеген тулырак күз алдына китерү максатыннан, текстка рәсемнәр бирү. Теге вакытта юкка җәберләгәнмен үземне, яшь күңел белеп сизенгән икән: Мансуров иллюстрацияләргә алынган хикәя, чынлап та, минеке булган. М.Әмир. Рәссамнар Пушкин шигырьләрен иллюстрациялиләр 2) Фикерне һ.б.ш.ны күз алдына китерү, аңлату яки исбатлау өчен мисаллар куллану. Ә.Баянов прозасы фикергә, фәлсәфи уйлануларга бай. Ул җитди проблемалар кузгатырга ярата. Әзер тезисларны иллюстрацияләүдән баш тартып, үзенчә яңалыкка омтылып яши. Казан утлары 3) Нинди дә булса сәхнә әсәренең тәэсир көчен арттыру өчен, аңа музыкаль бизәлеш өстәү, аккомпонементлык итү. Кинофильмда геройларның күңел үзгәрешләрен һәм драматик бәрелешләрне [музыкант] музыка теле белән иллюстрацияли. Җ.Фәйзи 4) әд. Кешенең эчке рухи халәтен, вакыйгаларның асылын әдәби таләпләрдән чыгып түгел, өстән генә сурәтләү. Соңгы елларда эшче темасына язылган әсәрләрнең сәнгать ягыннан йомшак булуы – әдәбиятка журналистларча килү, аны иллюстрацияләү чарасы итеп кенә карауның бер нәтиҗәсе. С.Шәмси Иллюстрацияләп бару Һәрберсен, булган берсен даими рәвештә иллюстрацияләү Иллюстрацияләп бетерү Иллюстрацияләүне төгәлләү, ахырга кадәр иллюстрацияләү; барысын да иллюстрацияләү Иллюстрацияләп килү Электән, күптәннән даими иллюстрацияләү Иллюстрацияләп чыгу Һәрберсен берәм-берәм иллюстрацияләү Иллюстрацияли башлау Иллюстрацияләргә тотыну |