ИЛЛЮСТРА’ЦИЯ и. лат. 1) Китапта, газета-журналларда басылып чыккан әсәрләрне, текстларны җанландыру һәм басманы сәнгати бизәү өчен бирелгән рәсем. Язам гына түгел, рәсемнәр дә ясыйм, дигән идем. Кичләрен исә, ни дә булса язмаган чакларымда, басарга алынган хикәяләремә иллюстрацияләр ясыйм. М.Әмир. Тукай бит шул чорның алдынгы экономик карашлары ачылган фәнни-публицистик хезмәт белән таныш булса да, үзе аны татарчага тәрҗемә итсә дә, турыдан-туры шул карашларга иллюстрация ясап шигырьләр язмый. Н.Юзиев 2) Берәр төшенчәне яки фикерне, сүзне анык итеп күз алдына китерү, аңлату яки исбатлау өчен мисал итеп китерелгән образ яки предмет. Аның күз алдына Карип Ишбулдин яңадан килеп басты. Шәфи Алмаз сөйләгәннәрнең җанлы иллюстрациясе кебек тора иде ул. Ш.Маннур 3) әд. Кешенең эчке дөньясын, рухи халәтен, вакыйгаларның асылын гомумиләштереп сурәтләү чарасы, алымы. Бу әсәрләрдә каләм осталарына хас югары сәнгатьлелек белән иҗат ителгән сәхифәләр булса да, конфликтның ясалмалылыгы, эчтәлекнең сәяси вакыйгаларны аңлатуга иллюстрация рәвешендә корылган булуы әдипләрнең үзләре ирешкән казанышларыннан чигенүләре иде. Әдәбият. Авторның революция алды, революция елларында язылган хикәяләрендә идея, сюжеттан аерылып, публицист фикере итеп бирелә иде. Сюжет шул идеяләргә иллюстрация кебек бер нәрсә генә булып кала иде. Казан утлары 4) Нинди дә булса сәхнә әсәренә бирелә торган музыкаль кушымта, өстәмә. «Качкын» операсы – чын мәгънәсе белән опера. Ул музыкаль иллюстрация ролен генә үти торган музыкалы пьеса түгел. М.Җәлил |