ИЛЛЮСТРА’ТОР и. лат. махс. 1) Текстның эчтәлегенә ярашлы рәсемнәр ясаучы рәссам. Чынлыкта, ул анда рәссам-ретушер һәм иллюстратор булып эшли, чөнки әдәби мөхәррирлек турында берни дә белми диярлек. Р.Мостафин. Шундыйлар рәтенә китап һәм газета-журнал иллюстраторлары М.Галиев белән Г.Гомәров керә. Мәдәни җомга 2) Сәхнәдәге берәр күренешкә нинди дә булса музыка коралы белән кушылып уйнаучы кеше; аккомпаниатор. Ул вакытта кинолар тавышсыз була, һәм фильм барышында иллюстраторлар пионинода уйнап торалар. Ч.Бәхтиярова |