ИЛЛЮМИНА’ЦИЯ и. лат. Берәр тантана, бәйрәм уңае белән урамнарны, йортларны төрле төстәге утлар белән яктырту. Хисапсыз иллюминацияләр белән бизәлгән йортлар, парадныйлар, зур капкалар күрерсез. Г.Гобәй. --- ниһаять, тегермән буасы ягыннан ут җибәрделәр. – Менә, – диде Рушад, – карап калыгыз: безнең як халкының гасырлардан бирле килә торган күңелле бер уены. Боз киткән көнне ел саен бер кич шундый иллюминация була... М.Мәһдиев. Капитан электрик лампочкаларны, төрле төскә буяп, чыбыкка тезде дә корылма өстенә матур гына иллюминация ясады. М.Юныс |