ИЛЛЮМИНА’ТОР I и. лат. Судноларда, очу аппаратларында калын пыялалы, герметик ябыла торган түгәрәк яки турыпочмаклы тәрәзә. Иллюминатордан текә яр, очлаеп күтәрелгән таулар, алар арасында агачлар һәм нефть вышкалары, кызыл яулык кебек җилфердәп янган факел, зур-зур нефть чаннары, посёлоклар күренә. Р.Кәрами. Бу вакытта Коля самолётта иде инде. Ул, иллюминатор янындагы креслога утыргач та, каш астыннан гына салондагы пассажирларга күз йөртеп чыкты. М.Насыйбуллин. Мин иллюминатор аркылы аэродромны күзәтәм. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә