ИЛЛЮЗОР с. лат. Иллюзиягә нигезләнгән; ялган, уйдырма, буш; хыялда гына була торган, чынбарлык белән бәйләнеше булмаган. Ә Мотаһир өчен вакыт, гәрчә ул бер символик, иллюзор төшенчә булса да, аның бүгенге яшәешен билгеләүче, аның әле исән икәнлеген күрсәтеп торучы бердәнбер реаль төшенчә. Ә.Дусайлы. --- биредә строфа күләмендә генә шигырь – рифмасыз, ә контекстта, башка строфалар белән бәйләнештә караганда, ул рифмалы булып китә... Боларны ерагайтылган (ераклашкан) иллюзор дип атарга мөмкин. Н.Юзиев. Сафура үз бәхетен гомерен кәеф-сафа корып уздыруда күрергә тели. Автор исә мондый бәхет идеалының бик иллюзор булуын күрсәтә. Татар әдәбияты тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә