ИЛЛЮ’ЗИЯ и. фр. кит. 1) Тойгыларның алдавы нигезендә чынбарлыкны бозып, ялгыш күз алдына китерү; уйдырмаларны, чынлыкта булмаганны чынбарлык сыман кабул итү. «Аталар» сүзе строфаны ничек көчле тәмамлый: ул бөтен фикерне йомгаклап килә, ---. Шуның белән шигырь ахырында ату тавышы да яңгырагандай бер иллюзия туа. Н.Юзиев. КамАЗ талоннары бездә даими рәвештә туклыкка, иминлеккә чыгу иллюзиясен сакларга тиеш. А.Хәлим. --- әйләнә-тирәдәгеләр өчен, болар бер-бер мәзәк сөйләшә икән дигән иллюзия тудыру максаты белән, кычкырып көлеп тә алган булды. Р.Мөхәммәдиев

2) Тормышка ашмаслык хыял, өмет, булмастай эш. Ләкин аның социализм турында коры фразалар һәм иллюзияләр белән исереп йөрүе озак дәвам итми. М.Җәлил. Ахыр чиктә ул «мәхәббәт – кеше канындагы ут», «мәхәббәт хыял гына», «мәхәббәт – кешене бәхетле итә торган хыял, иллюзия» дигән нәтиҗәгә китерә. Р.Гали. Кирәк түгел безгә иллюзияләр. Җилгә каршы хыял киртәсе. Ш.Маннур

3) Берәр нәрсә турында дөрес булмаган караш. Социал-демократ бу буржуаз иллюзияне, --- һәркайда һәм һәркайчан аяусыз фаш итә. В.Ленин

4) Фокус күрсәтүче иллюзионист номеры



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә