ИЛЛЮЗИОНИСТ и. фр. 1) Иллюзионизм (1 мәгъ.) тарафдары 2) Катлаулы һәм күпкырлы җайланмалар ярдәмендә фокуслар күрсәтүче цирк артисты. [Харис:] Чумак әфсенләгән суны эчеп кенә хәл алдым, дигәннәрен үземнең ишеткәнем бар. Дөрес, мин үзем ышанмыйм, андыйларны шарлатанга саныйм. – Алай дип кенә булмый... Иллюзионистлар бар бит. Гипнозны инде фән дә таный. М.Маликова. Коръәннең ахыргы битләренең берсендә иде ул сүрә. Мин аны циркта фокус күрсәтүче иллюзионист кебек тиз таптым. А.Шамов |