ИЛЛЕЛӘП сан Якынча илле, илле тирәсе булуны белдергән чама саны. Авылны бөтенләй йөреп чыга алмадык – иллеләп йортта гына булдык та кайту ягына борылдык. Н.Фәттах. Кәҗә тәкәсе хәтле генә автобуска иллеләп кеше кереп тулгач, сулар һава калмады. А.Гыйләҗев. Төрлесеннән өч йөз тире, иллеләп чүлмәк, --- ярты батман кипкән балык алды. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә