ИЛЛЕ II и. 6 арпа киңлегенә яки якынча 18 мм га туры килгән, бармак киңлегенә тигез озынлыктагы борынгы үлчәү берәмлеге. Кичен мыгырдап кына утырган юан, усал марҗалар, нәзек билле, битләренә бер илле кершән яккан апалар да төн җиткәнче камыр кебек йомшарып, бәби-балага мәрхәмәтле сүзләр белән багалар иде. Я.Зәнкиев. Өч тәлинкәне ашап бетергәч, марҗа апаның сирәк кашлары бер илле өскә күтәрелгәч, --- ул [марҗа] чуеннан кушйодрык хәтле ит калҗасын --- тәлинкәмә китереп салды. А.Гыйләҗев. Кыш салкын булса да, җир җылы, туфрак ике илледән дә тирәнрәк туңмаган булып чыкты. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә