ИЛЛЕ I сан 1) Кырык тугыздан соң килгән бөтен сан, шул санның микъдарын һәм цифрын белдергән берәмлек атамасы. Илленең теге ягына үрмәләгән Галләм өчен хәтер елның һәр фасылына хас. Н.Гыйматдинова. Хәер, сәгатьнең кирәге дә юк, Тәбриянең секундлары төгәл иде: – Кырык биш... илле... илле алты... М.Маликова. Атна саен банкет. Кемгә илле, кемгә алтмыш, кемгә җитмеш. М.Мәһдиев 2) Шул санның микъдары. – Зөләйхәттәйне шулхәтле сарандыр дип белми идем, илле тиен акчасын жәлләп, билетсыз кереп китте, – диде Нәсимә... Л.Ихсанова. Хәйрүшнең кулында – илле сум акча. Илле сум! М.Хәсәнов. Ә Дәүләтшинның баш өстендә, икенче кафедрада, илле яшендәге кеше утыра, ул әле тиз генә китмәячәк, шулай итеп, Дәүләтшинның бөтен өмете профессор Ильясова урындыгында иде. М.Маликова ◊ Илле батман Идел суы сөйл. Тәмсез аш, сыек чәй турында. Бу ни бу, илле батман Идел суы? Кеше төсле, рәтләп, аш та пешерә белмисең. Т.Гыйззәт. Илле иләктән уздыру Кат-кат тикшерү. Диссертацияне илле иләктән уздыру |