И’ЛЛӘ-МӘГӘР кис. сөйл. 1) Аеруча, бик тә, бигрәк тә. Иллә-мәгәр, шыксыз, тынгысыз бу тирәдәге юллар. М.Хәсәнов

2) Көчәйтү төсмере белән ачуланып яки чын йөрәктән ышандырып әйтелә; әмма ләкин. Иллә-мәгәр, җепнең очы күренмәсен һәм судка эләгерлек булмасын. Ш.Камал. --- кызларның моңарчы да тимерчыбык киртәләр белән тыгыз чолганган зоналарны күргәннәре бар иде, иллә-мәгәр, ят, куркыныч бер капка төбенә барып туктагач, зонага куркып, шикләнеп карадылар. Я.Зәнкиев. Үләрмен, иллә-мәгәр, үз сүземне итәрмен. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә