И’ЛЛӘ кис. 1. Берәр төрле тойгыны, хисне белдерү чарасы буларак кулланыла; бик тә, бигрәк тә, аеруча. – Иллә әйбәт иткәнсез, иптәш инспектор, күптән шулай кирәк иде, --- – дип килеп керде Мөршидә ханым өлкән инспектор Мәүлетов кабинетына. Ф.Яруллин. – Иллә дә матур икән чәчәкләрегез! – диде хатын, әкрен тавыш белән... М.Маликова. – Уңган хатын кар өстендә казан кайната, дип сөйлиләр иде, иллә дөрес икән, – диде Газинур һәм, Миңнурый янына килеп, аның уң битеннән үбеп алды. Г.Әпсәләмов

2. терк. мәгъ. Ләкин, әмма, тик, әгәр. [Ул] Нидер әйтмәкче булды, иреннәре кыймыл да кыймыл килде, иллә сүзен әвәләп чыгара алмады. Ф.Хөсни. Син урла, сугыш, кыйна, җимер – халык, ахыр чутта, боларны оныта, гафу итә ала. Иллә дә инде кияүгә чыкмаган көе генә юаная башлыйсың икән – авылда яшәргә сиңа урын юк. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә