И’ЛЛАЛЛА (ИЛЛА АЛЛА) рәв. сөйл. Көчкә-көчкә, көч-хәл белән; ах-вах килеп. --- Шәмси илла алла гына Мәкәрҗәгә килмәенчә калып, беренче августсыз бушый алмады. Г.Исхакый. Көчкә, иллалла белән бер юан түтәй табып бирделәр. Х.Сарьян

Иллалла, биш мулла белән Көч-хәл белән, көчкә-көчкә, бик читенлек белән; ах-вах килеп. Шарлап аккан инеш буеннан барганда, кунакларыбызның берсе, суның каршы якасында алтын чәчәк күреп: – Нинди гүзәл! Үрелеп кенә ала торган булса икән! – дип кычкырып җибәрде. – Телисезме, мин сезгә ул чәчәкне бүләк итәм, – дидем мин ---. Иллалла, биш мулла белән теге якка чыгуын чыктым, әмма алтын чәчәкне өзеп ала алмадым. Р.-Н.Гүнтәкин. Иллалла, кырык мулла белән к. иллалла, биш мулла белән Әле генә иллалла, кырык мулла белән хан казнасына биш йөз алтын салым китереп салдым. Н.Исәнбәт. Иллалла, кырык хәйлә белән Бик интегеп, көч җитмәгән җирдә хәйлә белән (нинди дә булса эш эшләү турында)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә