И’ЛЛА кис. гар. 1. к. иллә 1.Илла да, апасы, көттерергә яратасың икән! – ди бу, бөтен бүлмәгә шаулап. Н.Фәттах. Рашатка да, аның тарафына керфек тә сирпемичә, «выжт» итеп үтеп кенә китәргә кирәк иде. Шулай итсә, илла да яхшы булыр иде лә! М.Маликова

2. терк. мәгъ. к. иллә 2. Алай-болай курыксагыз, үзем җавап бирермен, илла алар акчаны алдан бирә барырлар, дидем. С.Рәмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә