ИЛ-КҮЗ җый. и. 1) тар. Илдәге барча эшче көч, салым түләүчеләр 2) Туган як, туган авыл халкы. – Сез монда нишләп йөрисез, әти кайтса?.. – Әткәгез хәзрәткә чакырулы, ---. – Шулай да анысы... Әмма көпә-көндез, ил-күз аек чакта, дигәнем... Ф.Яхин. – Гомеремне беләсең, – дип дәвам итте ул [Хәбибрахман], ара-тирә Рәхимҗан бабайның йөзенә төбәп карап. – Бар да ил-күз алдында узды. А.Гыйләҗев. Ил-күз алларында рисвайлар итү өчен үстердеммени соң мин сине! М.Хәсәнов ◊ Ил-күз тынгач Кич булып, халык йоклагач, кешеләр йөрүдән туктагач, башкалар сизмәслек аулак вакыт җиткәч. – Бүген, караңгы төшеп, ил-күз тынгач та, абзарга өйгән печән буена килсен – көтәрмен, – дип әйттерде. Г.Ибраһимов |