ИЛ-КӨН җый. и. 1) Ил һәм аның халкы, илдәге барлык кешеләр. Шәмсиягә үрелеп азапланучылар аз булмады булуын, Мостафа җир белән күк арасында йөрүчеләрдән түгел, барысын да ишетеп, күреп яши – чибәркәй нык холыклы булды, илгә-көнгә яманатын чыгармады. Ф.Сафин. Илдә-көндә йөреп, дөнья күргән ир-атның яңадан шушы салам түбә астына керәсе килмәс. Ф.Яруллин. Үзегез беләсез: моңарчы илгә-көнгә зыян-зәрәт салган кеше түгел ләбаса! М.Хәсәнов

2) Тормыш, көнкүреш, хуҗалык. Халык, арба басып киткән түмгәкне яңадан өяргә керешкән кырмыска күчедәй, мәш килеп, үзенең илен-көнен торгызырга, рәткә кертергә тотынды. Ә.Еники

Илдә-көндә бер Тирә-якта, халык арасында абруйлы, хөрмәткә ия кеше. Ил-көн алдында Халык, тирә-күрше күз алдында, кеше арасында. Ил-көн арасында к. ил-көн алдында. Ил-көн белән бау ишү Халык белән бергә булу. Синең аркада бөтенесе белән дә әчелешле булып бетсә, ничекләр торыр Арыслан. Ир-ат ил-көн белән бау ишә, диләр. Н.Гыйматдинова. Ил-көн итү Өйләнеп, гаилә корып, төпләнеп тормыш итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә