ИЛ-ЙОРТ җый. и. 1) Туган ил, туган як, туган авыл, йорт-җир. Мин – Казан кешесе. Казан җире – минем өчен газиз туфрак, газиз ил-йорт... Ф.Латыйфи. Анда төрле ырулар җыйналып, мәйдан ачып, башкорт ил-йорт хәлләре хакында киңәшләшкән, карарлар чыгарган... Г.Хөсәенов

2) Туган як халкы; җирле халык. Әйткәндәй, кызлар уены, яшьләр җыены дигән матур йолаларның олысы борын заман, зур җыен рәвешендә, башкортларның ил-йорт бәйрәме булган. Г.Хөсәенов. Илең-йортың, күзләрен мөлдерәтеп, безгә карый, без – тылдагылар – аның ышанычы, таянычы... Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә