ИЛ-ҖИР җый. и. 1) Төрле илләр, җирләр. Малай вакытта бөтен кызыкканым: ил-җир күрү, дөнья гизү, авылга кайтып, беренче чиратта, аны шаккатыру иде. М.Мәһдиев. Илләр-җирләр болгана, ярлы халыкның күзе тонган, бер-бер хәл чыкмагае, дидем. Н.Гыйматдинова. Ә менә Әлфия --- ил-җирләргә сибелгән барча татарларның да мәркәзе булган Казанын ташлап, шыксыз, салкын Магаданда – җәһәннәм астында яшәп ята. Ә.Сафиуллин

2) Туган ил. Яуга чыккан илен-җирен саклап, Үлсә үлгән, башын имәгән. К.Мостафин. Сугыш түгел, тормыш өчен Ил-җир кирәк халкыма! Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә