ИЛЕРҮ ф. 1. 1) Ямьсез итеп, күңелгә борчу сала торган ачы тавыш белән кычкыру, акыру. – Ничек... үлде?.. – дип, ачыргаланып кычкырды ул үзен белештермичә... – Сез... Сез... нигә әнием янына кертмәдегез?! – дип илерде ул [Гөлҗиһан]. Ф.Сафин. Әнисенең илерүләре, Борьканың үксүләре малайның күңелендә ачы нәфрәт уята. В.Шурлыгин // Үкереп елау. Уразаев үзенең кемлеген белдергәч, яшь хатын кулындагы бәбәйне әнкәсенә бирде дә Уразаевны кочаклап алды. «Папа, папочка!» – дип илерде ул. Я.Зәнкиев. – Нинди гөнаһларым өчен адәм күтәрә алмаслык сынаулар бирдең син миңа картлык көннәремдә? – дип, шашына-шашына илерде карчык. Ә.Сафиуллин 2) Йокы аралаш саташып йөрү 2. илереп, илереп-илереп рәв. мәгъ. 1) Үкереп, кычкырып, үз-үзен белештермичә. Ике апамның сәке өстендә, башларын чәнчеп куйган тезләренә салып, илереп елаулары күз алдымнан китәсе дә түгел. Х.Сарьян. Үлем-дәһшәт арасында мин илереп-илереп бәргәләнәм, өч ягымдагы өч улымны кая куярга белмичә, --- кыл буанакка нәфис аягы чуалган сары песнәк төсле чәбәләнәм. А.Гыйләҗев. – Ул чаклы илереп елама, Зөһрә, анаңның җаны тынгылык тапмас, – диде берсе. М.Маликова 2) Аптырап, ни эшләргә белмичә, каушап калып. Кояшлы, салкынча иртәнге һаваны тетрәтеп ишетелгән сугыш быргысының канлы тавышы --- тыныч халыкны өркетеп җибәрде. Намаздан әле кузгалган мөэминнәр илереп йөгерешә башладылар. Ф.Яхин Илерә башлау Илерергә тотыну. Егетләрнең буш кул белән кайтканлыгын күргәч, янә илерә башлады. Р.Батулла Илереп җибәрү Кинәт, көтмәгәндә илерә башлау. --- колак төбендә үк чәрелдәвек тавыш белән берәүнең ачыргаланып илереп җибәрүенә күзен ачса, тычканмы, күсеме дигәне – сыек кына гәүдәле бер үсмернең кулы булып чыкты. К.Миңлебаев |