ИЛЕГҮ ф. диал. Берәр мохиткә, кешеләргә ияләнү, күнегү, үзләшү. Бутачыктай булганмын, Җим бирсәң дә илекмәм. Дастан. – Таңга чаклы күңел ачабыз, дигән идең, нишләп иртәләдең? – дип каршылады бабай. – Илекмәс җандыр син, кызым. Н.Гыйматдинова. – Их-ма, хәсрәте! Ни апаң, ни абыең авылга илекмәде, – диде әтисе, көрсенеп. Н.Гыйматдинова Илегә башлау Бераз илегү Илегә бару Акрынлап илегү Илегә төшү Бераз илегү Илегеп бетү Берәр мохиткә тәмам күнегү, тулысынча ияләшү, илегү Илегеп килү Аз-азлап, акрынлап илегү Илегеп китү Бераз, берникадәр ияләнү, илегү |