ИЛДӘШ и. 1) Кем белән дә булса ватаннары уртак булган, бер илдә туып үскән кеше; ватандаш. Сезнең яныгызга килдек, илдәшләр. Б.Камалов. Болардан тыш безнең илдәшебез, газетачы Мөхәррәм Фәйзи Тугайның да бу мәшһүр хатынга багышланган зур бер хезмәте чыккан иде. Г.Баттал. Шәркый Төркестан халыкларының мәгарифен үстерү, югары күтәрү юлында фидакарьләрчә тырышып эшләгән илдәшләребезнең исемнәрен тагын да бик күпләп санап булыр иде. М.Госманов 2) сөйл. Бер якта, бер урында туып үскән яки яшәгән кеше; якташ. Мәйдан уртасында ялгызы калган сөрәнче егет --- сузып-сузып оран салды: – Газиз кардәшләр, куркусыз илдәшләр, --- батыр җирдәшләр! М.Латыйфи. Рашатның шигырьләре конкрет җирлектә туа – аларда безгә кадерле замандашлар язмышы, нык рухлы, иманы камил илдәшләр. Казан утлары 3) Билгеле бер дәүләт гражданлыгындагы кеше. Ул [Янгураз] әле бу вакыт киләчәктә Һамбург университетының юрфагын тәмамлаячагын, АКШ илдәшенә әверелеп, «Америка тавышы» радиосында татарча тапшыруларны башлап җибәрәчәген, --- белми иде. Т.Әйди |