ИЛГИЗӘРЛЕК и. Сәяхәтче, илгизәр булу, сәяхәтчелек. Кызның илгизәрлеге әтисенең әнә шул кайгылы хикәятләрен тыңлаган елларда тугандыр, бәлки. Л.Ихсанова. Белмәгән, таныш түгел җир, бер караганда, куркыта. Икенче яктан, – үзенә тарта. Илгизәрлек, сәяхәтләргә хирыслык адәм баласының холкында шул. Р.Мулланурова. Тегермәнгә ияләшкән эт он яламыйча түзә алмаган шикелле, илгизәрлек гадәте канга сеңгәч, бер урында утыру өянәкле чир кичерү белән бер икән шул. Ә.Моталлапов |