ИЛГИЗӘР и. 1. Сәяхәттә йөрүче, дөнья гизүче, сәяхәт итүче, сәяхәтче. Бервакыт мин аның явыз башын сугып ярырмын да... илгизәр булып китәрмен. М.Фәйзи. Тимофеевна илгизәрләргә үзенең кимсетелү һәм нужа тулы тормышын сөйләп бирә. М.Максуд 2. с. мәгъ. Сәяхәт итәргә, дөнья гизәргә яратучан. Бу елгыр малайлардан бөтенесен дә көтәргә була, болар инде – илгизәр халык. Р.Габделхакова. Көнбатыш илләрендә илгизәр гарәп купецлары йөри башлаганнар. Урта гасырлар тарихы |