ИЛГӘЗӘКЛӘНҮ ф. 1) Үзен илгәзәк тоту, илгәзәккә әйләнү, илгәзәк булу 2) күч. Артык мутлану, кылану; уйнаклау. Иртән ара-тирә япа-ялгыз очып килгән кар бөртекләренең инде мутланып, илгәзәкләнеп, төрле яктан бөтерелгәләнүләре дә кешеләрнең кәефен тырный алмый. А.Гыйләҗев Илгәзәкләнә башлау Илгәзәклек билгеләре барлыкка килү Илгәзәкләнә бару Вакыт узган саен ныграк илгәзәкләнү Илгәзәкләнеп китү Кинәт кенә илгәзәкләнү |